АКШ Кытай, Иран, Төньяк Кореяның 9 ширкәтен чикли

Кушма Штатлар Кытай, Иран һәм Төньяк Кореяның 9 ширкәтенә каршы чикләүләр кертте.

Алар атом технологияләре таралуга каршы корал экспорты кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.

Бу АКШтагы яңа җитәкчелекнең беренче халыкара чикләүләре.

Ул илләргә АКШ белән сәүдә итү тыела.