Тыныч әфганнарны үтерүдә гаепләнүче хәрбиләр хөкем ителә

Әфганстанда 2 ел элек тыныч халыкны үтерүдә гаепләнүче 7 Польша солдаты хәрби мәхкамә каршына басты.

Прокурорлар әйтүенчә, илнең көньяк-көнчыгышындагы Нангар Хел авылында солдатлар ут ачу нәтиҗәсендә 6 цивиль, шул исәптән хатын кызлар һәм балалар һәлак булган.

Солдатлар Талибан һөҗүменә җавап итеп ут ачулары турында белдерә һәм гаепләрен танудан баш тарта.

Гаепле дип табылган очракта аларның 6-сына гомерлек төрмә җәсасы яный.