Чечнядә хәрбиләр акча урлауда шикләнелә

Чечнядә берничә хәрби бүлекнең финанс бүлекләре хезмәткәрләре төркеме 60 миллион сумнан артык акча үзләштерүдә шикләнелә.

Шикләнелүчеләрнең икесе инде тоткарланган.

Интерфакс агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия прокуратурасы тикшерү комитеты акчаларның күпчелеге табылган дип белдергән.