Пакстанда мәчет янында шартлау 7 кешене үтерде

Пакстан полициясе атнакич илнең үзәгендә шыгыйлар мәчете янында бомба шартлап кимендә 7 кешене үтерде, 30-лап кешене яралады дип белдерә.

Полиция әйтүенчә, бомба Дера Гази Хан шәһәрендә мәчет янына куелган булган һәм намазга җыелучылар үтеп барганда шартлаган.

Һөҗүмнең нинди максат белән оештырылуы билгесез.