КД Авиа Казанга очышларын туктата

Калининград һава юллары КД Авиа Казанга очышларын туктата.

МДМ банкы белдерүенчә, КД авианың тулаем бурычы инде 2008 ел уртасына ук 7.1 миллиард сумга җиткән булган.

Казаннан тыш Волгоград белән Түбән Новгородка да очышлар туктатыла.

КД авиа мөштәриләре саны бу кышта яртылаш диярлек кимегән.

Очышлар уртача еллык урыннарны тутыру дәрәҗәсе кимендә 65 процент булганда кына табыш китерә.