Новосибирскида ике очкыч мәҗбүри тукталыш ясаган

Новосибирски – Соңгы тәүлек эчендә ике очкыч, техник җитешсезлек аркасында, Новосибирский һава аланында мәҗбүри тукталыш ясады.

Җомга кичендә Трансаэро ширкәтенең Индонезиядән кайтып килүече Боинг-767 очкычы, канатлары ачылып бетмәү сәбәпле икенче әйләнешкә китергә мәҗбүр булган. Икенче әйләнештә ярдәмче систем кулланылган. Очкыч уңышлы төшеп утырган, зыян күрүче юк.

Шимбә көнне АТП-42 очкычының сул моторында җитешсезлек ачыкланган. Новосибирскийдан Нижневартовскийга баручы очкыч кире кайтырга мәҗбүр булган. Зыян күрүче юк.

Ике очракны да хәзер тикшерү бара.