Сембердә КПРФ хакимияткә каршы митинг уздырды

Ярыйсы гына салкын булуына карамастан, халык байтак җыелган иде. Чыгышлары да, шигарьләре дә шактый кайнар иде.

– Куркыныч бәяләр һәм ЖКХ тарифлары – менә сезгә Путин мифлары.
– Талаганны халыкка кайтарырга!
– Түрәләр һәм депутатлар! Укытучылар һәм табибларның эш хакына яшәп карагыз!
– Морозов, тор йокыңнан: жуликларны урыннарына утырт! Һәм башка шундый эчтәлекле язмалар.

Чыгышлар да шул ук мәгънәдәрәк яңгырадылар. Өлкәнең КПРФ җитәкчесе Александр Кругликов митинг резолияциясен укыр алдыннан гына сүз тотты. Кабул ителгән резолюция исә аның чыгышының төп эчтәлеген яктырта:

– Илнең социаль-экономик юнәлешен үзгәртергә.
– Хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен кире кайтарырга.
– Икътисадның төп тармакларын – дәүләт кулына кайтарырга (национализацияләргә).
– Илне кризистан чыгару юллары буенча референдум уздырырга.
– Салым җыюда прогрессив шкала кертергә, ягъни керемгә карап, процентын арттырырга.
– Төп азык-төлек бәяләрен туңдырырга.
– Коммуналь хуҗалык өчен түләү – гаилә кеременең 10 процентыннан артмаска тиеш.
– Илне банкротлыкка китергән Путин хөкүмәтен отставкага озатырга һәм парламентны куып таратырга.

Хәер болары – гадәти инде. КПРФның һәр чарасы шундыйрак эчтәлекле була ич. Митингтан соң, КПРФ җитәкчесенә аның милли мәсьәләр буенча фикере турында сорау бирү форсаты табылды. Менә җавабы:

“Милли мәсьәлә буенча, илдә дә, безнең өлкәдә дә хәлләр бик начар. Һәм бу – бар нәрсәне дә акча белән генә бәйләү нәтиҗәсе. Шуның аркасында Төньяк Кавказда халыкларны бер-берсенә каршы котырттылар, СССРны таркаттылар. Чөнки милли буржуазия одеялны үзенә генә тарта. Һәм бу очракта берләшү мөмкинлеге югала. Әнә Британиядә шотландлар һәм эйрелар 100әр еллап бәйсезлек өчен көрәшәләр. Испаниядә басклар 50 еллап сугышалар. Квебектагы вәзгыять тә очраклы түгел. Бер карасаң, яхшы яши торган илләр кебек, югыйсә.”

Александр Леонидовичка француз телле Квебек халкының референдум уздырганлыгы һәм халыкның Канададан аерылып чыгарга теләк белдермәве турында ишетмәгән булып чыкты.

Рәсәйгә кайтсак, 1992-елгы референдумда Татарстан халкының күпчелеге аерылып чыгуга омтылганын белдерсә дә, Мәскәүнең моңа “табу” чәпүе турында КПРФ лидеры әллә ишетмәгәнме, әллә моны игътибарга лаек нәрсә түгел дип санаганмы – искә алмады.

Моны аның исенә төшергәч, “Ни җитми соң Татарстанга һәм анда яшәүче татарларга?” - дип, гаҗәпләнүен генә белдерде. Һәм анда урысларның да күп яшәгәнлеген искә төшерде.

КПССның милли сәясәте белән беркадәр таныш булган кеше өчен мондый гаҗәпләнү дә гаҗәп түгелдер инде.