Европа кеше хокуклары вәкиле Абхазиягә килде

Европа Шурасының кеше хокуклары өлкәсендәге югары вәкиле Томас Һаммарберг Грузиягә бер атналык сәфәре кысаларында Абхазиягә килде. Сухумда ул тышкы эшләр министры Сергей Шамба белән очрашырга тиеш. Сәфәрнең максаты - узган ел Русия белән булган низагтан соң бүгенге көндә төбәктә кеше хокуклары торышы белән танышу.

Август аенда булган Грузия-Русия сугышыннан соң Мәскәү Абхазиянең бәйсезлеген тануы турында игълан иткән иде.