Иминлек Шурасы Абхазиядә вәкилләрен калдырачак

БМО Иминлек Шурасы бу атнада үзенең Абхазиядәге вәкилләрен төбәктә тагын 4 айга калдыру мәсьәләсен тавышка куяр, дип көтелә. Шура вәкилчелегенең мөддәте 15 февраль тәмамлана.

Тавыш бирү алдыннан Абхазия тышкы эшләр министры Сергей Шамба, вәкилчелекнең исеме үзгәртелмәсә, аларга үз җирләрендә эшләү рөхсәтенең бирелмиячәген белдерде. Абхазия хакимиятләре үзләренең бәйсез дәүләт буларак танылуын таләп итә.

Грузия үз җиренең бөтенлегенә янаган вәкилләрне кабул итмиячәген белдерде.