Казанлыларны ялларда үзәктә йөрмәскә чакыралар

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы Казан халкына ял көннәре үзәккә машинада чыкмауны сорап мөрәҗәгать итте.

14-15 февраль көннәре Төркия президенты Габдулла Гөл Казанда булачак. Аның сәфәре вакытында Казан үзәгендәге Вахитов һәм Идел буе бистәләрендә машина йөреше туктатылып торырга мөмкин.

Министрлык үз белдерүендә алдан ук бу уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Президент Габдулла Гөл җитәкчелегендәге Төркия вәкилчелеге бүген Мәскәүгә килде.