Әстерхан өлкәсендәге янгында 15 кеше үлгән

Әстерхан өлкәсе Аксарай (Молодежный) авылында тулай торак янган җирдә коткару, тәртипкә китерү эшләре тәмамланды, дип хәбәр ителә. Соңгы мәгълүматларга караганда янгында 15 кеше үлгән, 7 кеше яраланган. Хакимиятләр тораксыз калган кешеләргә 100 мең сумлык материаль ярдәм һәм вакытлыча яшәү урынын бирергә вәгъдә итә. Әлегә 60 кеше туганнарында һәм балалар бакчасы бинасында сыенган.
Аксарай авылындагы 3 катлы тулай торакта янгын шибкә кичен башлана, тикшерүчеләр ут саксызлык аркасында кабынып киткән дип уйлый.
Җинаять эше “ут төртү” һәм “эшкә салкын карау” мәддәләре белән ачылган. 16 февраль өлкәдә мәтәм көне итеп игълан ителгән.