Һиллари Клинтон беренче сәфәрен Токиодан башлый

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу вазыйфада читкә беренче сәфәрен Токиодан башлады.

Әлеге сәфәр барышында ул шулай ук Индонезия, Көньяк Корея һәм Кытайда да тукталачак.

Очрашуларда сүз дөнья финанс кризисы һәм иминлек мәсьәләләре турында барачак.