Британия һәм Франция су асты көймәләре бәрелешкән

Британия хәрби диңгез идарәсе бу айда Атлантик океанда Франция белән Британия атом су асты көймәләре бәрелешүе турындагы хәбәрне раслады.

Адмирал Джонатан Бэнд атом иминлегенә зыян килмәде диде.

Франция хәрби диңгез идарәсе сүзчесе әйтүенчә, ике көймә дә көндәлек кизүдә булган.

Британия киңкүләм мәгълумат чаралары 3 йә 4 февральдә булган ул казада атом су асты көймәләренә зур зыян килгән дип хәбәр итте.
Ике көймәдә дә кулланышка әзер торган атом ракеталары булган диелә.