НАТО Пакстанның шәригать канунына ризалашуына борчыла

Пакстан хакимиятләре Сват үзәнлегендә һәм илнең төньяк-көнбатышындагы башка өлешләрендә шәригать кануны кертергә ризалашканнан соң, НАТО бу килешү төбәкнең исламчы экстремистлар оясына әверелүенә китерә ала дип кисәтте.

НАТО вәкиле Джеймс Аппатурай бу килешүнең Әфганстанда НАТО эшчәнлегенә комачаулау-комачауламавын әйтә алмавын белдерсә дә, "шиксез, монда борчылырга сәбәп бар" диде.

Пакстан хакимиятләре төбәктә күтәрелә баручы сугышчан гыйсъянчылыкны тынычландыруга өметләнеп анда шәригать кануны кертергә ризалашуын игълан иткән иде.