Медведев хөкүмәтне тәнкыйтьли

Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәтнең кризиска каршы чараларын җитәрлек түгел дип тәнкыйтьләде.

Иркутский шәһәрендә хөкүмәтнең югары җитәкчеләре белән очрашуда Медведев Русия рәсмиләренең моңа кадәр кризиска каршы кылган гамәлләре кабул ителмәслек булды диде.

Президент икътисадны авыр хәлдән чыгару максатындагы стратегик финанс проектлары төп мәсьәлә булып кала диде.