Обама бюджет дефицитын контрольдә тотарга ышандыра

АКШ президенты Барак Обама үзенең халыкка атналык радиомөрәҗәгатендә үз идарәсенең дәүләт бюджеты дефициты үсешен контрольдә тоту өчен мөмкин булганның барысын да эшлиячәген вәгъдә итте
.
Конгрессның бюджет идарәсе мәгълуматларына караганда, 2009 финанс елында бюджет дефициты моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә - 1 триллион 200 миллиард долларга җитәчәк.

2008 финанс елында АКШның бюджет дефициты 438 миллиард доллар булды. Бу тулаем җитештерү күләменең 3 процентыннан артык.

Быелгы бюджет дефициты саннары бу атнада Обама имзалаган 787 миллиард долларлык икътисадка ярдам программасын үз эченә алмый.