Австралиядә матәм көне

Австралиядә бу айдагы көчле янгыннар корбаннары хөрмәтенә якшәмбе матәм көне булды. Ул янгыннарда 200дән артык кеше һәлак булды.

Бар илгә телевидение аша күрсәтелгән матәм җыенында премьер-министр Кевин Рудд, 7 февральдә башланган "Кара Шимбә" янгыннары ил халкына сынау булды, әмма без кыюлык, мәрхамәтлек һәм ныклык күрсәттек, диде.

Рудд янгыннан зыян күргәннәргә төзекләндерү эшләрендә илкүләм ярдәм вәгъдә итте.