Русиядә инкассаторларны талаучылар төркеме эзләнә

Тула, Мәскәү, Орел, Калуга, Липецкий һәм Рәзән өлкәләрендә инкассаторлардан 40 миллионнан артык сум акча талап качкан җинаятьчеләрне эзлиләр.

Һөҗүм шимбә кичендә Тула өлкәсенең Воловский районында булган.

Кәсепчелек банкы машинасын юл хәрәкәте иминлеге киемендәге кешеләр туктаткан.

Инкассаторларга корал белән янап алар акчаларны тартып алып качып киткән.