АКШта фахишәлектән 48 бала коткарылган

АКШ рәсмиләре хәбәр итүенчә, илдә махсус чара нәтиҗәсендә 13-17 яшьтәге 48 бала фахишәлек челтәрләреннән коткарылган.

Өч көндә 29 шәһәрдә тикшерүләр булган, балаларны фахишәлеккә сатуда шикләнелгән 571 кеше кулга алынган.