Тайвань мөселман туристларын чакыра

Тайвань үзенә мөселман туристларны җәлеп итү өчен чаралар әзерли. Җомга көнне мөселман илләренең сәяхәт ширкәтләре өчен Тайваньне тәкъдим итү чарасы үтәчәк. Хакимиятләр утрауга елына 2 меңләп мөселман туристы килер, дип фаразлый.

Тайвань буйлап мөселманнарга кызыклы булачак 3 сәяхәт әзерләнә, дин тотучыларга уңайлыклар булган кунакханәләр һәм ашханәләр төзелә, ит эшкәртү ширкәтләрендә хәләл ризык җитештерү арттырыла.

Тайваньдә 23 миллион кеше яши. Халыкның 64% будда динен тотучылар. Утрауда 60 меңләп мөселман даими яши. Тагын 150 меңләп мөселман Индонезия, Малайзия, Таиланд һәм Филиппин кебек илләрдән вакытлыча эшкә килә. Тайваньдә 6 мәчет бар.