АКШ Сүриягә вәкилләрен җибәрә

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кушма Штатлар Сүрия белән беренчел сөйләшүләр өчен Димәшкка 2 вәкилен җибәрәчәк диде.

Сүрияне террорчылыкны яклауда һәм Гыйракка рөхсәтсез корал ташуга күз йомуда гаепләгән Джодж Буш хакимияте чорында Вашингтон-Димәшк бәйләнешләре туңдырылган иде.