Мәүлид Чечняда ял һәм хәйрия көне булачак

Чечнядә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне ел саен ял көне булачак һәм бу көнне киңкүләм хәйрия чаралары үтәчәк.

Чечня президенты Рамзан Кадыров Грозныйда журналистларга: "Чечен республикасының иң мохтаҗ гаиләләренә 10 мең капчык он һәм 10 мең капчык шикәр таратылачак", - диде.

Моннан тыш 10 мең мохтаҗ гаиләгә 5-әр мең сум таратылачак.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне, Мәүлид 8-9 мартта бәйрәм ителә.

Кадыров Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнендә дөньяга килгән малайларга 50-шәр мең сум вәгъдә итте һәм андыйларның ата-аналарыннан ул малайларга Мөхәммәт дип исем кушуны сорады.

Кадыров ул көнне күп халык катнашында дини йолалар һәм бәйрәм тамашалары да вәгъдә итте.