Гыйракта шартлау 10 кешене үтерде

Гыйрак полициясе Багдадтан көньяктагы терлек базарында бомбалы машина шартлап кимендә 10 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады дип хәбәр итә.

Хәбәрчеләр әйтүенчә, бомба моңарчы айларча тыныч булган төбәктә шартлаган.

Һилла шәһәре янындагы бу шартлау өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.