Кыргызстан Манастан АКШ беректәшләрен дә чыгара

Кыргызстан парламенты Манас һава базасыннан АКШның Әфганстандагы беректәшләрен дә чыгарып җибәрергә дип тавыш бирде.
Парламент кайбер Европа илләренә, Австралия, Яңа Зеландия һәм Көньяк Кореяга Әфганстандагы көчләр тәэминаты өчен мөһим булган Манас базасын куллану хокукы бирүче килешүне гамәлдән чыгарырга дип бертавыштан диярлек карар итте.
Февральдә парламент аннан АКШ көчләрен чыгарырга карар иткән иде.