Мәүлид бәйрәм зурлап билгеләнә

Башкортстанның барлык зур мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә бу атна азагы иң кадерле дини бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид кичәсе зурлап билгеләнәчәк.
Уфа шәһәрендәге төп Җәмигъ мәчетендә, “Лалә-Тюльпан” мәчетендә, “Ихлас” һәм “Гуфран” мәчетләрендә дә Мәүлид кичәсе күп кеше катнашлыгында байтак чаралар белән бәйрәм ителәчәк.

Мәүлид кичәсе бәйрәме уңаеннан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин дин кардәшләргә котлау күндерде.

Уфадагы киң билгеле “Ихлас” мәчете имам-хатибы, татар егете Мөхәммәт хәзрәт Галләм быелгы Мәүлид кичәсенә дә тантаналы әзерләнүләрен әйтте. “Аллага шөкер шундый көннәр килде – хәзер без динебез исламның кадерле бәйрәмнәрен мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә генә түгел, ә затлы мәдәният учакларында да тантана итә алабыз, - дип шатлыгын яшерми Мөхәммәт хәзрәт. – Мисал өчен, узган елларда бу изге бәйрәмебезне без хәтта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында да бик зурлап бәйрәм иткән идек. Быел да бу тантана зурлап билгеләнә”.

“Ихлас” мәчете “Иляһилар” төркеменең Мәүлид бәйрәме уңаеннан әзерләгән чарасы алдагы көннәрдә Дүртөйле шәһәрендә, Тәтешле районында, шулай ук Уфадагы мотор төзүчеләр мәдәният сараенда һәм Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында да тәкъдим ителәчәк.