Беларуста оппозиция вәкилен җирләделәр

Мински өлкәсе Солигорски каласында үз үзенә кул салган оппозиция вәкиле Яна Полякованы җирләделәр. 36 яшьлек Поляковага 3 көн элек мәхкәмә "ялган мәгълүмат таратуда" гаепләү белдергән. "Халыкка хокукый ярдәм" оешмасы вәкиле Яна Полякованы милиция хезмәткәренә яла ягуда гаепләп 2 ел ярымга төрмәгә хөкем иткәннәр. Моннан тыш ул милиция хезмәткәренә рухи зыян өчен 400 доллар түләргә тиеш булган.

Полякова эшләгән оешма җитәкчесе Олек Волков, аның үз үзенә кул салуында милицияне гаепләде.