Дөньяда Тибет яклы урам җыеннары үтә

Төрле илләрдә яшәүче Тибет мөһаҗирләре Кытайга каршы протестлар һәм сөргеннең 50 еллыгына багышланган урам җыеннары оештыра.

Дүшәмбе көнне йөзләгән кеше Тибет һәм АКШ байракларын тотып Вашингтонда Ак Йорт каршына чыгып Кытай золымы корбаннарын искә алды.

Кытай җитәкчесе Һу Цзиньтао Тибет җитәкчеләрен сепаратизмга каршы торырга чакырды. Тибетнең үзендә чуалышлар булдырмас өчен Кытай өстәмә гаскәрләр җибәрде.

Узган ел бу вакытта Тибет башкаласы Лһасада узган урам җыеннары көч кулланып бастырылган иде.

1959 елның 10 мартында Тибет халкының рухи җитәкчесе Далай Лама һәм дистәләгән мең кеше ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды.