АКШ, Русия президентлары 1 апрель очрашачак

Русия президенты Дмитрий Медведев, АКШ президенты Барак Обамадан "уңай ишарәләр" алуы турында белдерде.

"Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең аралар начарайды. Безне бу борчуга салды. АКШ-Русия мөнәсәбәтләрендә яңа сәхифәне ачу мөмкинлеге бар, дип ышанабыз. АКШтан, президент Барак Обамадан килгән ишарәләр уңай тәэсир ясый," дип белдерде Медведев.

Русия президенты Кремльдә АКШ-Русия мөyәсәбәтләре комиссиясенең американ вәкилләрен кабул итте.

Медведев Обама белән 1 апрельдә Лондонда очрашачагын раслады. Анда 20 ил җитәкчеләре катнашында икътисади саммит үтәчәк.