Литва АКШны Русия белән якынлашмаска чакыра

Литва АКШны Русия белән якынлашмаска чакыра. Литва тышкы эшләр министры Вигаудас Узацкас бу хакта борчылуларын Вашингтонда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән очрашканда белдергәнен әйтте.

Узган атнада НАТО Русия белән мөнәсбәтләрнең җайлануы турында белдерде. Аралар узган елның августында Русиянең Грузиядә сугыш башлавыннан соң өзелгән иде.