Кер юылсын өчен күз кысу җитә

Япониянең Осака университеты галимнәре уйлап тапкан җиһаз ярдәмендә күз кысып кер юу машинасын куеп яки каш сикертеп музыканы сүндереп булачак.

Колакчын (наушник) шәкелендәге бу җиһаз кеше битендә булган кечкенә генә хәрәкәтне дә сизеп аны инфракызыл элемтә аша читтәге җиһазга (кер юу машинасы, плеер яки телевизорга) җибәрә.

Бу җиһаз беренче чиратта хәрәкәте чикләнгән авыру кешеләр өчен ясалачак.