"КД авиа" юлчыларын башка ширкәтләр ала

Бүген Мәскәү вакыты белән кичке 6да "КД авиа" һава ширкәте үз эшчәнлеген тулысынча туктата. "КД авиа" очкычларына билет сатып алган юлчыларны кирәк урыннарына Русиянең 7 һава ширкәте ("Аэрофлот – Русия һава юллары", "Аэрофлот-Дон", "Аэрофлот-Норд", "Трансаэро", "Россия", "Урал һава юллары", "ЮТайр") илтәчәк.

2009 елның мартына "КД авиа"ның үз хезмәткәрләренә эш хакы бурычы 150 миллион сумга җитте. Ширкәтнең шулай ук Boeing 737-300 очкычлары өчен кредит түләргә дә акчасы калмаган, дип хәбәр ителә.

2009 елның февралендә "КД авиа" Казан, Волгоград, Түбән Новгород, Рим һәм Лондонга очышларны туктатты.