Франция НАТОның хәрби оешмасына кайта

Президент Николя Саркози Франциянең НАТОның хәрби оешмасына кире кайтуы турында белдерде.

Элекке президент Шарль де Голь 1966 елда Францияне НАТОның стратегик хәрби идарәсеннән чыгарган иде.

Бүген Парижда саклану мәсьәләләренә багышланган җыенда чыгыш ясап, Саркози Франция үз тавышын ишеттерер өчен НАТОның хәрби идарәсенә кире кайта, дип белдерде.