Немцов Сочи мэры урынына дәгъва итә

Оппозициядәге "Бердәмлек" хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцов Сочи шәһәре башлыгы урынына намзәт булырга теләген белдерде.

Немцов үзен яклаучылар имзаларын җыймаячак, аның урынына ул сайлауалды акчасын кертәчәк.

"Хакимиятләр җыелган имзаларның күбесенең ялган икәнен исбатлап мине теркәмәү юлын эзлиячәк", дип белдерде Немцов.

Сочи шәһәр башлыгын сайлау 26 апрель үтәчәк.