Аргентина белән Русия арасында виза кирәкми

Аргентина һәм Русия ике ил арасында йөргән ватандашларына визаларны бетерү турында килеште. Аргентина тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә килешү нигезендә туристлар илдә визасыз 90 көн тора алачак, диелгән.

Визаларны бетерү узган елның декаберендә Аргентина президетны Кристина Киршнерның Мәскәүгә сәфәре вакытында килешенгән мәсьәләләрнең берсе иде.