Федераллар: Министрлык бинасы Кирмән кыяфәтен бозачак

Русиянең мәдәният саклау идарәсенең Идел буе бүлекчәсе (Росохранкультура) Казан Кирмәне янында төзеләчәк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы Кирмән күренешен бозып торачак, дип белдерде.

"Өч катлы бинаның гөмбәзе белән бергә биеклеге 48 метр булачак. Белгечләр фикеренчә, бина Казан Кирмәненә карауны бозачак", диде идарә башлыгы Дмитрий Мусин.

2007 елда төзелә башлаган бу бина проекты Русия мәдәниятен саклау идарәсе белән килешенмәгән булган. Аны Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен "Антика-Плюс" ширкәте төзи.

Милли мирас саналган һәйкәлләр торган җирдә яңа биналар төзү тыела. Татарстан хөкүмәте 1 мартка кадәр нинди дә булса чаралар күрергә тиеш булган.

"Чаралар күрелмәде, мәдәниятне саклау идарәсе хәзер төзелешкә каршы үз чараларын күрәчәк, " диде Мусин.

Казанның 1000 еллыгы алдыннан башкалада тарихи һәм мәдәни мирас булган 40лап бина җимерелде.

"Аларның кайберләре яңадан төзелде, әмма алар инде тарихи мирас саналмый," диде Мусин.