“Ак барс” көчлеме, “Авангард”мы ?

Гагарин кубогы өчен “Ак барс” белән “Авангард” арасында киеренке көрәш бара. Ни өчен Казаннар җиңүгә авырлык белән генә иреште, “Авангард” нәрсәсе белән көчле?
Татарстан башкаласындагы “Татнефть-Арена” боз сараенда Казанның “Ак барс” һәм Омски шәһәренең “Авангард” такымнарының уеннарын карарга республиканың җитәкчелеге дә килгән иде. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм башка түрәләр әлеге уен шулкадәр киеренке булыр дип уйламаганнардыр. Залда булган күпсанлы халык та бу уеннан көчле хис-кичереш алып кайта. Ул көнне “Авангард” такымының нибары 50 гә якын җанатары гына була, ә “барс” дип шаулаучылар меңнәр белән санала.

“Аларның җиңәргә өметләре аз бугай. Безнеке күбрәк!”- дип башлады сүзен “Ак барс” җанатары Илнар Зөбәеров һәм соңгы уеннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Ни генә күрмәдек ул көнне, елау-көлү дисеңме. Бер ара кызлар үз-үзләрен белештерми башладылар, киеренке вакытлар күп булды. Зарипов алканы туп-туры капкага керткән булса, алай ук булмас иде. Ләкин ни генә булса да, без җиңдек һәм Омскидан да җиңеп кайтачакбыз!” диде “барс”ларның җанатары Илнар. Ул шулай ук каршы такымның җанатарлары белән мөнәсәбәтләре яхшы булуын да әйтте.

Илнар белән башка “Ак барс” җанатарлары якынча 140 кеше махсус очкыч белән 13 мартта Омскига оча икән. Әлегә ике як та тату гына "җан ата". Хәзер инде Казан белән Омски такымнарының боз өстендәге көрәшен башка яктан бәяләп , вакытлар узу белән онытылмаган вакыйгаларны искә алып китик.

Билгеле булганга,“Авангард” иң күп кайгы күргән такым санала, узган ел октябрь аенда алар яшь уенчылары - Алексей Черепановны югалтты. Бу вакыйгадан соң хоккейчыларның җитәкчелеге алмашына, алар болгавыр чорлар кичерә. Вакыт үтә, “Авангард”ка кирәкле кешеләр килә, зур күләмдә акчалар түгелә һәм моңа өстәп ул физик яктан көчле такым булуын күрсәтә.

Татарстанда билгеле спорт журналисты Илнар Хөснуллин Омски такымын бәяләгәндә “Салават Юлаев”ны җиңү вакытларын да искә алып китте.

“Бүгенге “Авангард”ның өстенлеге шунда, аның югалтырлык нәрсәсе юк, уеннар башлану белән күрәсен-күрде инде ул. Шуңа да иркен уйныйлар. Ә “Салават”ка бик авыр булды, чөнки ул даими чемпионатны беренче урында бетерде, чемпион исемен сакларга кирәк иде. Боларга өстәп, Европа лигасында көтелмәгән хурлыклы җиңелүгә дучар булдылар. Шуңа да алар куркып уйнадылар. “Авангард”ның иркен уйнавы, физик яктан нык булуы белән “Салават Юлаев” тан өстен чыкты. Шул җиңү эфориясе белән Омски такымы беренче очрашуда “Ак барс” ны да отты”, ди Илнар Хөснуллин.

“Барс”ларның киләчәген ничек фаразларга, алар ни өчен үз мәйданнарында авыр уйнадылар?” дигән сорауга, спорт журналисты гаепне капкачылардан күрде. Ул, Станислав Галимов бу уенга алдагы капкачы Норэнен аягын җәрәхәтләү аркасында килеп керде һәм каушап калды дип белдерде. Илнар “барс”лар Омскида яхшы уйнарлар дип өметләнә, ләкин җиңгән очракта да аларга “Динамо” кебек көчле такымнар белән очрашырга туры киләчәк, алга таба да җиңел булмыячак, диде.

Шулай итеп Татарстан башкаласындагы соңгы уенда “Ак Барс” капитаны Алексей Морозов ярдәмендә бу киеренке көрәштә авырлык белән булса да 3:2 исәбе белән казаннар җиңә. Сериядә, шулай итеп, исәп 1:1 итеп тигезләнә. Хәзер инде 3 җиңүгә кадәр дәвам итәчәк чирек финал очрашулары Омски шәһәренә күчте, ул 13-14 мартта узар дип көтелә. Бу очракта “барс”ларга “Авангард”ны кимендә 1 уенда җиңеп, уенны кире Казанга кайтару яхшырак диләр.