Төркиядә Дөнья Су Җыены ачылды

Төркиянең Истанбул шәһәрендә су җитмәү һәм су белән бәйле башка төрле проблемаларга багышланган халыкара җыен ачылды. 130дан артык ил вәкилләре чиста су белән тәэмин ителмәгән миллиардлаган кешенең хәлен яхшырту юллары турында да сөйләшәчәк.

Дөнья Су Җыены өч елга бер оештырыла. Ул үз эшен якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

Истанбул полициясе җыен барган җирдә каршылык чарасын үткәргән 150ләп кешене яшьләндерү газы сибеп таратты.