Лукашенка Европага сәяхәт итә алачак

Европа илләре тышкы эшләр министрлары Беларус президенты Аляксандр Лукашенка һәм башка югары рәсмиләргә Европага сәяхәт итүне чикләү карарын кичектереп торырга булды. Ягъни алдагы 9 айда аларга Европа илләренә бару тыелмый.

Әмма Беларуста демократия һәм начар кеше хокуклары вазгыятен күз алдында тотып, Минскига карата башка чикләүләр (корал сатуны тыю) гамәлдә калды.