Җиңү бәйрәменә әзерләнү башланды

Башкортстан икенче бөтендөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләргә әзерләнә.
Шул уңайдан оештыру комитеты төзелде һәм аның утырышы булды. Республика хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев сүзләренчә, бүген 13,5 мең ветеран бар. Премьер: “Без аларның тормышын яхшырту өчен барсын да эшләргә тиеш”, дип әйтте.

Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүне оештыру идарәсе бер ай эчендә чаралар планы әзерләячәк.