Беренче әфган президенты җәсәде Кабулда җирләнде

Әфганстанның беренче президенты Мөхәммәд Дауд җәсәде бүген Кабулга кайтарылып җирләнде. Дауд һәм аның гаиләсе 3 дистә ел элек коммунист фетнәсе вакытында атып үтерелде.

Гаилә күмелгән җирне рәсмиләр берничә ай элек кенә Кабул янында тапкан. Җәсәднең калдыклары Кабулның көньягында тау башында җирләнде