Рим Папасы Африкага килде

Рим католик чиркәве башлыгы Бенедикт XVI Африка илләренә беренче сәфәрен башлады. Аның максаты – глобаль финанс кризис шартларында Африка кыйтгасында татулыкка чакыру.

Бүген Рим Папасы Камерунга килде. Башкала Яундада ул ачык һавада вәгазь укыячак. Соңыннан Бенедикт XVI сәфәрен Анголага дәвам итәчәк.