Татарстан хөкүмәтендә яңа министрлар

Татарстанда 4 министр алмашынды. Элекке ике министр депутат итеп сайланды.
Азат Хамаев
Депутат булып сайланган элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев урынына “Татхимфармпрепараты”ның элекке җитәкчесе Азат Хамаев билгеләнде. Аның министр булачагы алдан ук фаразланып килде. Һәм бу чынга ашкан фаразларның бердәнбере булды.

Чөнки Татарстан мәгариф һәм мәдәният министры Наил Вәлиев депутат булып сайлангач, аның урынына я беренче урынбасары Данил Мостафин, я Казан мәгариф идәрәсенең башлыгы Илсур Һадиуллин куелачак диелгән иде. Ләкин бу урынга күпләргә бөтенләй таныш булмаган Альберт Гыйльметдинов билгеләнде.


Гыйльметдинов
Гыйльметдинов 1956 елны Казанда туган, белеме буенча физик. Аспирантураны тәмамлаганнан соң 1981-2000 елларда кече фәнни хезмәткәр, Казан дәүләт университетының физика кафедрасы доценты булып эшләгән.

Ә 2007-2008 елларда ул Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары иде.

Равил Зарипов
Җәмәгатьчелеккә артык таныш булмаган тагын бер исем ул – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. 1992 елдан Алабуга автозаводы, “Алабуга” махсус икътисад бүлгесе идәрәсе җитәкчесе булган Зарипов 2000 елдан Татарстан дәүләт шурасы депутаты иде. Ул Александр Когогинны алмаштырды.

Моннан тыш, Татарстанда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Геннадий Емельянов билгеләнде. Моңа кадәр ул Яшел Үзән районы хакимияте җитәкчесе булып торды.

Элекке министр Илдус Фәсхетдинов һәм Когогин үз вазыйфаларыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде, диелә. Әмма аларның кайда китүе хәбәр ителми.