Назрань мәхкамәсе журналист Евлоевны үтерү эшен карый

Ингушетиянең Назрань шәһәре мәхкамәсе интернеттагы оппозицион ingushetia.org сәхифәсе хуҗасы Мөхәммәт Евлоевны үтерү эшен карарга алынды.

Бу эш турында тыңлаулар 2 апрельгә билгеләнгән.

Мәхкамә Ингушетия эчке эшләр министрының сак хезмәте башлыгы Ибраһим Евлоевны хөкем итә.

Ул Мөхәммәт Евлоевны ялгышлык белән үтерүдә гаепләнә.

Мөхәммәт Евлоев узган елның 31 августында тоткарланганнан соң атып үтерелде.

Оппозиция аны үтерү ялгышлык белән булмаган дип саный.