АКШ бәясе югалган активларны сатып алуны игълан итте

АКШ финанс министрлыгы бәясе югалган активларны хөкүмәт һәм үзәк банк хисабына сатып алу планын игълан итте.

Хосусый капиталны җәлеп итү максатындагы "Җәмәгать-хосусый инвестиция програмы" нигезендә хәзерге финанс кризисына сәбәп булган түләнми торган бурычлар сатып алыначак.

Министрлык хосусый тармак та өлеш кертәчәк бу програмга 75-100 миллиард доллар акча бүләчәген белдерде.

Бу акчалар Конгресста расланган 700 миллиард долларлык коткару пакетыннан алыначак.

Финанс министрлыгының бу белдерүеннән соң Европа һәм Азия кыйммәтле кәгазьләр базарында күтәрелеш күзәтелде.