Багдадта шартлау 8 кешене үтерде

Гыйрак рәсмиләре әйтүенчә, Багдадның көнбатышында шартлаудан кимендә 8 кеше һәлак булган һәм 16 кеше яраланган.

Бу сөнниләр яшәгән Әбү Граиб районында март аендагы икенче шартлау.

10 мартта шул тирәдә башка бер шартлаудан 30-лап кеше һәлак булган иде.