Кировски шәһәр башлыгы үтерелде

Кировски шәһәре мэрының эш бүлмәсендә шәһәр башлыгы Илья Келманзон һәм шәһәрнең торак-коммунал хуҗалык идарәсе башлыгы Сергей Макимов үтерелде.

Очрашудан соң аларны атып үтергән эшмәкәр соңрак үз үзен дә атып үтергән.

Мурмански өлкәсендәге Кировски шәһәрендә 40 меңләп кеше яши.