Татар әдәбияты проблемалары

Бу атна ахырында Башкортстан язучыланының ел йомгаклары җыелышы була. Шул уңайдан матбугатта, радио һәм телевидениедә фикер алышулар бара.
Ул фикер алышуларда республикның “кесә матбугаты” татар әдәбияты проблемаларына бик игътибар итми. Шул уңайдан без билгеле әдәбият галиме, Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Суфин Сафкуановка мөрәҗәгать иттек.

“Башкортстанда бик көчле шагыйрьләр һәм прозаиклар бар. Ләкин алар татар дөньясына билгесез. Хәтта Казан да аларны күрми. Казанда Башкортанда чыгучы әдәби журналны да, дәүләт нәшриятында басылган китапларны да белмиләр. Шуңа Башкортстандагы татар әдәбияте гомум әдәби процесстан читтә кала. Казанның читтәге әдәбияткә күз йомуын мин берничек тә аңлата алмыйм.”

Татар язучылары әлеге мәсъәләдә Татарстан җитәкчелегенә ачык хат белән мөрәҗәгать итмәкче.