"Ак Барс" финалга чыкты

Мәскәү һәм Казанның хоккей өлкәсендәге көч сынашуы әлегә Татарстан уенчыларының җиңүе белән тәмамланды - "Ак Барс" Русия башкаласында булган уенда Мәскәү "Динамо"сын 3:1 исәбе белән җиңеп, Кыйтга Хоккей лигасы КХЛ-ның финалына чыкты.

Анда ул Ярославльнең "Локомотив" такымы белән очрашачак. Финал уеннары 2 апрельдә Татарстан башкаласы Казанда башлана.