Төньяк диңгездә боралак казасы булган

“BP” ширкәтенең боралагында 16 кеше булган, алар барысы да һәлак булган дип фаразлана. Коткаручылар 8 мәетне тапкан. Ширкәт вәкилләре хәбәр иткәнчә, боралак диңгездәге нефть бораулар платформасыннан ярга кайта торган булган.
Казаның сәбәпләре турында әлегә мәгълүмат юк.