Сарытауда Солидарность бүлеге оешты

Сарытауда оппозицион Солидарность хәрәкәтенең өлкә бүлеген оештыру конференциясе үтте.

Анда өлкәнең төрле иҗтимагый оешмаларының 64 вәкиле катнашты.

Катнашучылар федераль һәм җирле хакимиятләргә төбәктәге социаль-икътисадый проблемалар турында мөрәҗәгать юллады һәм иҗтимагый активистларга карата башбаштаклыкны, басым ясауны туктатырга чакырды.

Бу җыелыш карары нигезендә, Солидарностьның Сарытау өлкәсе бүлеген конференциядә катнашучы 13 вәкилдән торган шура җитәклиячәк.